
Интеллектуальный центр дистанционных технологий
Лицензия на образовательную деятельность № 040318 от 09.09.2019
Издательский дом "Директ-Медиа"
СМИ: ЭЛ № ФС 77-71621
Автор публикации: Фархат Мехаматович Гайнутдинов
Педагогический проект
скачать документВернуться назад
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгыТатарстан Республикасы Сарман муниципаль районы «Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе филиалы-«Юлтимер төп гомуми белем бирү мәктәбе».ПЕДАГОГИК ПРОЕКТ“МАТЕМАТИКА ДИГӘН МОГҖИЗАЛЫ ФӘН”Проектның җитәкчесе: Татарстан РеспубликасыСарман муниципаль районы «Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе филиалы-«Юлтимер төп гомуми белем бирү мәктәбе»югары категорияле математика укытучысы Гайнетдинов Мехәммәт Сабур улы«Кешенең бөеклеге – аның уйлый алу сәләтендә” (Б. Паскаль)Педагогик проектның аңлатмасы Педагогик проект үз эченә төп гомуми белембирү кысаларында математика фәне буенча “Нәрсә? Кайда? Кайчан” интеллектуаль-танып-белү уены нигезләренә корылган методик эшкәртмәләрне берләштерә.Педагогик проектның төп максаты: укучыларда математика фәненә карата кызыксыну тәрбияләү һәм аны узенчәлекле формада ныгыту, уйлау эшчәнлеген тирәнәйтү, логик фикер йөртү сәләтен устерү.Педагогик проектка тупланган бирем һәм кызыклы сораулар төрле чыганаклардан, шул исәптән, укучыларның катнашы белән тупланган.Проект 3 методик эшкәртмәне үз эченә ала, мәктәпнең 2020-2021 уку елы гомуми укыту-тәрбия эшчәнлеге планына кертелгән һәм шунын нигезендә тормышка ашырыла.Математика дәресләрендә акыл йөгенең системалы рәвештә арта баруы укучыларда программа нигезендә укытыла торган материалга карата кызыксынуны тотрыклы итү һәм акыл эшчәнлеген активлаштыру мәсьәләсен алгы планга куярга мәҗбүр итә. Шушы проблема математика фәнен укытуның яңа, эффектлы метод һәм чараларын эзләргә, аларны тиешле дәрәҗәдә, нәтиҗәсе булырлык итеп куллануны таләп итә. Эшләнелгән педагогик проект укучыларда математика фәнен мөмкин чаклы кызыклы, мавыктыргыч итеп кабул итәргә, килеп туган каршылыкларны логик уйлап җиңәргә өйрәтүне күз алдында тота.Педагогик проектның мөһимлек дәрәҗәсе түбәндәге аспектларга кайтып кала:-математиканың яшәештә иң кирәкле фәннәрнең берсе икәнлеген дөрес итеп аңлау;-математика фәне буенча алган белем һәм кунекмәләрне тормышта куллану алу;-логик фикер йөртү сәләтен үстерү;-математик белемнәрне дөньяны танып-белүдә актив һәм нәтиҗәлекуллана алу.Математикафәненең, башка бик күп фәннәр кебек, турыдан-туры җитештерүче көчкә әйләнә баруы, хәзерге заман катлаулы технологияләрендә алыштыргысыз урын алуы математика укытуның гамәли юнәлешенә аеруча игътибар бирүне таләп итә. Бу юнәлеш исә уку-укыту эшчәнлегендә математик белемнәрнең яшәештә, авыл хуҗалыгында, җитештерүдә, җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә кулланылуын күрсәтүгә, теләсә нинди сайланачак һөнәрнең нигезендә математик исәп ятканлыгын гамәли яктан күрсәтүгә кайтып кала. Педагогик проект аз комплектлы мәктәп шартларында барлык укучыларны проект кысаларында җәлеп итүне күз алдында тота. Биремнәр проектта катнашучыларның яшь һәм физиологик үзенчәлекләре, математик белем алуның катлаулана баруы нигезендә төзелгән. Төп игътибар логик фикер йөртүне, рациональ хәл итү юлларын эзләүне һәм гамәли чишелешне таләп итүче бирем һәм мәсьәләләргә юнәлтелгән.МЕТОДИК ЭШКӘРТМӘ №1Кызыклы математикаБурыч һәм максатлар: укучыларның белемен киңәйтү, танып-белү кызыксынучанлыгын, интеллектын үстерү, үзләренең белемнәрен өзлексез камилләштерүгә омтылыш тәрбияләү; иптәшлек, дуслык мөнәсәбәтләре, команда булып эшләү күнекмәләре үстерү.Җиһазлау: секторларга бүленгән түгәрәк, әйләнмә; сектор номерлары күрсәтелгән конвертлар; компьютер; ком сәгате, уенга көйләр, презентация, уен өчен кирәкле булган предметлар. Уен барышыМузыкаль фон.Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар һәм белеклеләр! “Юлтимер төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» белеклеләр клубы математика буенча кызыклы уен тәкъдим итә. Кемнәр математика фәнен авыр, катлаулы саннар һәм мәсьәләләр дип кенә кабул итәләр икән, алар бик нык ялгышалар. Математика – искиткеч кызыклы фән. Аның нәкъ менә шулай икәнлеген без бүген, хөрмәтле тамашачылар, белеклеләр белән бергә сезгә расларбыз. Уенда сез дә катнаша аласыз. Белеклеләр җавап бирә алмаган сораулар һәм биремнәр сезгә биреләчәк.Алып баручы.Клубның президенты – Президент.Минем кулларымда бәллүр ябалак – барлык чор һәм халыкларның мәңгелек акыл һәм зирәклек билгесе. Уку елы азагында без аны белеклеләр клубының иң яхшы уенчысына тапшырачакбыз.Ассистент – . Алып баручы.Уенны 5, 6 нчы класс белеклеләре тәкъдим итә. (Белеклеләр бер-бер артлы сәхнәгә чакырылалар).Алып баручы.Киләчәктә сезнең нинди һөнәр сайлавыгыз мөһим түгел. Ләкин математик белемнәр һәрвакыт кирәк булачак. Математиканы өйрәнү мавыктыргыч сәяхәткә тиң. Бүген, хөрмәтле тамашачылар, белеклеләр белән без сезне әнә шул сәяхәткә чакырабыз.Хөрмәтле белеклеләр, уен өстәле артында үз урыннарыгызны алуыгызны сорыйм.Беренче раундСектор №1Сорау.Койрыгына бәйләнгән табаның тавышын ишетмәс өчен, эт нинди тизлектә чабарга тиеш?Җавап.Эт үз урынында торырга тиеш.Икенче раундСектор №2Игътибар, кара тартма!Сорау.Кара тартма эчендә ике тәңкә. Суммада алар 3 сум. Аларның берсе - 1 сум түгел. Кара тартма эчендә нинди берәмлектәге тәңкәләр?Җавап.2 сум һәм 1 сумлык тәңкәләр. Берсе – 1 сум түгел, ә икенчее бит – 1 сумлык. Өченче раундСектор №3Сорау.Ясалма иярчен җир тирәли 1 сәгать 40 минутта бер әйләнеш бирә. Ә икенчесен – 100 минутта. Бу ничек болай була ала?Җавап.1 сәгать 40 минут – 100 минут. Дүртенче раундСектор №4Игътибар, кара тартма!Сорау.Айгөлнең бер бөтен алмасы бар, тагын ике яртышар һәм 4 дүрттән берешәр. Айгөлнең ничә алмасы бар?Җавап.3 алмасы бар. 2 яртышар алма - 1 бөтен алма, 4 дүрттән берешәр алма – 1 бөтен алма. Бишенче раундСектор №5Сорау.Һавада үрдәкләр очып бара: берсе алдан, икесе арттан, берсе артта һәм икесе алда, берсе икесенең уртасында һәм өчесе бер рәттә.Барлыгы ничә үрдәк очып бара?Җавап.Барлыгы 3 үрдәк.Алтынчы раундСектор №6Игътибар, кара тартма!Сорау.Ике акча янчыгында ике тәңкә ята. Бер акча янчыгында тәңкәләр икенчесенә караганда, ике тапкыр артыграк. Бу ничек алай була ала?Җавап.Бер акча янчыгы икенчесе эчендә.Музыкаль тәнәфесҖиденче раундСектор №7Супер-блиц.Игътибар белән уен шартларын тыңлагыз.Уен өстәле артында бары тик бер генә уенчы кала, һәм ул бер минут эчендә өч сорауга, уйлап тормыйча, җавап бирергә тиеш.Сорау.Саесканга 4 яшь тулгач, аның белән нәрсә була?Җавап.Бишенче яшькә китә.Сорау.1 кг итне пешерү өчен 1 сәгать вакыт кирәк? 1,5 итне пешерү өчен күпме вакыт кирәк булачак? Җавап.1 сәгать.Сорау.Кайсы сан бәхетсез сан дип санала?Җавап.13 саны.Сигезенче раундСектор №8Игътибар, кара тартма!Сорау.Кара тартма эчендә кәрҗин белән өч алма. Бер алма кәрҗин эчендә калырлык итеп, алмаларны өч кыз арасында ничек тигез итеп бүләргә? Җавап.Бер алманы бер кызга кәрҗине белән бергә бирергә. Тугызынчы раундСектор №9Сорау.Койма өстенә 6 чыпчык кунган. Алар янына тагын 5 чыпчык килеп кунды. Посып кына килгән песи чыпчыкларның берсен эләктереп алды. Койма өстендә ничә чыпчык калды?Җавап.Песи эләктереп алган 1 чыпчык. Калганнары очып киткән.Унынчы секторСектор №10Игътибар, кара тартма!Сорау.Кара тартма эчендә 4 шырпы. Шу 4 шырпы ярдәмендә, сындырмыйча, 15 санын ничек язарга?Җавап.Рим саннары белән язарга: XV.Унберенче раундСектор №11Сорау.Йортның түбәсе симметрияле түгел: бер ягы 60 градуслы почмак барлыкка китерә, икенче ягы – 70 градус. Әтәч әнә шул түбәнен иң өстенә йомырка салган дип күз алдына китерик. Йомырка кайсы якка тәгәрәп төшәр: тәбәнәгрәк яккамы, яисә биегрәк почмаклы яккамы?Җавап.Әтәч йомырка салмый.Алып баручы.Бу – уенның сонгы раунды иде. Уен тәмам. Кызыклы уеныгыз өчен, хөрмәтле белеклеләр, сезгә бик зур рәхмәт. Откан акчагызны акыл һәм математик исәп белән тотуыгызны телим. Ә сезгә, хөрмәтле кунаклар, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Яңа очрашуларга кадәр!Жюри уенга йомгак ясый.
Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение редакции может не совпадать с точкой зрения авторов.
Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако редакция сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.