Интеллектуальный центр дистанционных технологий

Автор публикации: Гибадуллина Марина Тальгатов

Г.Тукай

скачать документ

Вернуться назад

Әдәби уку. 2 нче сыйныф.Тема: Г. Тукай «Кызыклы шәкерт» шигыре.Дәреснең тибы: яңа белем ачу. Максатлар: 1) Укучылары Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру һәм «Кызыклы шәкерт» шигырен уку.2) Махсус уку сәләтен формалаштырырга:әсәрнең авторын, жанырын, темасын дөрес атарга. 3) Текст өстендә эшләү сәләтен устерергә . 4) Әдәбият аша балаларда уку һәм эш шартларын уңай яктан оештырырга.Җиһазлар:компьютер, проектор, экран, эш битләре, видео материал, дәреслек, эт маскасы, костюм. Дәреснең барышы:1.Оештыру моменты -Исәнмесез, балалар.-Исәнмесез.-Хәлләрегез ничек?-Рәхмәт, яхшы.-Хәерле көн!-Хәерле көн!-Дусларым, хәерле көн!-Телим сезгә сәламәтлек-Бәхет һәм яшәү дәрте-Уе изге баласына-Булышыр табигать тә.-Эшкә тотыныйк, дусларым-Хуш, хәерле сәгатьтә.-Әйдәгез балалар бергә дәреснең девизын укыйк! Русча да яхшы белТатарча да яхшы бел Икесе дә безенен өчен Иң кирәкле яхшы тел!-Бу матур сүзләрне кем язганын беләсезме? -Дәреснең темасын ачыклау өчен сезгә ребус чишергә кирәк? -Экранга карап әйтегез әле, теманың исеме нинди була?(Тукай)-Бүген, балалар, без Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән танышырбыз һәм аның «Кызыклы шәкерт» шигырен укып китәрбез.2.Тема буенча эш. Яңа теманы ачыклау.Максат: 1. Куелган проблема буенча балалар эшчәнлегенә юнәлеш бирү. 2. Коммуникатив күнекмәләрне үстерү.Укытучы: Балалар сез Г.Тукай турында нәрсә беләсез?- Кем ул?Мин сезгә текст укып китәм, ә сез игътибар белән тынлагыз.Габдулла Тукай күренекле татар шагыйре. Ул 1886 елны, 26 апреленда туган .Кечкенә Габдулла бик иртән ятим кала. Ул төрле гаиләләрдә үсә. Г. Тукайкечкенәдән укырга ярата, яхшы укый, шигырьләр яза. Балалар өчен ул бик күп шигырьләр язган «Кәҗә белән сарык», «Куркак куян», «Бала белән күбәләк». Ләкин Габдулла Тукай бик аз яши. Ул 1913 елнын 15 апрелендә улә.-Балалар, ә сез Г.Тукайнын тагын нинди әсәрләрен беләсез?б) Сүзлек өстендә эш: Бу сүзләрнең рус тәрҗемәсен табырга тырышыгыз Күренекле-известный-Туа-родился-Ятим кала- остался сиротой(Үз-үзләрен экран буенча чыккан сузләрне тикшерәләр.)3. Физкультминут.Без инде хәзер зурлар,Күп эшли безнең куллар,Без идән дә юабыз,Без керләр дә уабыз.Гөлләргә су сибәбез.Без әле бераз ардык,Ял итәргә уйладык.Башны иябез алга,Ә аннары – артка.Уңга – сулга борабыз,Аннан карап торабыз.Иң өсләрен сикертәбез,Кулларны биетәбез.Бер алга, бер артка сузып,Күңелле ял итәбез.4) Ә хәзер без «Кызыклы шәкерт» шигыре буенча видео фрагмент карыйбыз. –Балалар, ә сез видео фрагмент караганнан соң сорауларга җавап бирергә әзер булыгыз.-Бу әсәрнең төп фикере нинди ?-Әйдәгез, тагын бер тапкыр чылбыр буенча укып китәбез.г) Текст өстендә эш. -Сез ничек уйлыйсыз, Акбай кечкенәме? (Акбай кечкенә, аңа нибары ике ай, яки өч кенә)-Малай Акбайны нәрсәгә өйрәтә? (Арт аягында туры торырга)Ә Акбай өйрәнергә телиме?(Юк, теләми ул уйнарга тели һәм болыннарда аунарга)Әсәрнең төп фикере нәрсәдә? (Кечкенәдән эшләргә, укырга, тырышырга, өйрәтә)Шушы шигырнең мәгьнәсенә, туры кильгән мәкәлләрне әйтегез әле?Мәкәлләр: - Тактада мәкаль язылган. Әйдәгез әле укыйк.Батырга да ял кирәк.Тырышкан табар, ташка кадак кагар.Эш яратканның куңеле эштә, эш белмәгәннең йокыда.- Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз? (Укучылар җавабы)-Хәзер сезгә сыйныфташларыгыз Камиль белән Алим Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигыренә инценировка күрсәтеп китәрләр .Өй эше. «Кызыклы шәкерт» шигырен сәңгәтле итеп укырга. Йомгаклау. Билгеләр кую.Максат: 1. Шәхси эшчәнлеккә һәм класс эшенә үзенә бәя кую.Дәреснең максаты нинди иде?Без ул максатларга ирештекме?Балалар, без бүген нинди әсәр белән таныштык?Кем аны язган? Сез Г.Тукайның тагын нинди әсәрләрен беләсез?Үзегезнең дәрестә катнашуыгызга нинди бәя бирер идегез?- Иптәшегезгә нинди бәя бирәсез? -Үз- үзегезне ничек бәяләрсез , иптәшләрегезнең җавапларына бәя бирегез.-Кем бүгенге теманы аңлады өстәлдәге яшел түгәрәкләрне күтәрегез.-Сораулары булган балалар сары төсне күтәрегез.-Теманы аңламаган һәм ярдәм кирәк булган балалар кызыл түгәрәкне күтәрегез.-Рәхмәт, дәрес шуның белән тамам! Саубулыгыз!

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение редакции может не совпадать с точкой зрения авторов.

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако редакция сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Лицензия на образовательную деятельность № 040318 от 09.09.2019

X